В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 86 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, калганы элемтә аша. 39 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 27 кеше– Казанда, 14 кеше – Чаллыда, 8 кеше – Түбән Кама районында, 5 кеше – Балык Бистәсе районында, 4 кеше – Мамадыш районында, 3 кеше – Әлмәт, Лениногорск һәм Чистай районнарында, икеәр кеше – Арча, Биектау, Алабуга, Зәй һәм Тукай районнарында, берәр кеше Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим һәм Яңа Чишмә районнарында яши.
8-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 27 мең 640 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 мең 544 кеше, шул исәптән 50-се узган тәүлек эчендә савыккан. Барлыгы 1 млн 97 мең 445 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 3230 кеше), шулардан 957 мең 984 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 14 мең 320 кеше узды.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 27 мең 246 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 7 млн 717 мең 356 кеше авырган, 6 млн 819 мең 796 кеше сәламәтләнгән, 214 мең 485 кеше үлгән.