Табиблар күзәтүе астында 116 кеше, алар стационарларда һәм өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 16 кешедә расланган. Аларның 6-сы хастаханәгә озатылган, 10 кешедә авыру җиңел формада яки симптомсыз уза, алар өйдә торып дәвалана.
2 очрак авыруны читтән алып керүгә бәйле, 14 кеше инфекциялеләр белән якын элемтәдә булганнан соң авырый, дип хәбәр итә коронавирус белән көрәш буенча республика оператив штабы. 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге һәм 30-дан 50 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә 7-шәр кеше , ике авыру 50-дән 60-ка кадәр яшь аралыгында.
8 авыру Казанда, дүртесе - Теләче районында, икесе - Мамадыш районында, берәр кеше Чаллыда һәм Түбән Кама районында.
Бөтен период эчендә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 144 очрагы теркәлгән. 28 кеше сәламәтләнгән, табиблар күзәтүе астында 116 кеше кала, алар стационарларда һәм өйдә дәвалана.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенә 574 тикшеренү уздырылган, тикшеренүләр башланганнан бирле - 28 мең 178. «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә, республиканың дәүләт медицина оешмаларының 8 лабораториясендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама) һәм 2 шәхси лабораториядә яңа коронавирус инфекциясенә тикшеренүләр уздырыла.
Россиядә коронавирус бер тәүлек эчендә 4070 кешедә расланды, шул рәвешле илдә COVID-19 авыруының гомуми саны 32008 гә җитте. 2590 кеше сәламәтләнде, 273 кеше үлде, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.