В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә 235 татарстанлыда COVID-19 расланган.
Фото: Денис Гордийко
22 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 142 мең 831 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 136 мең 704 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 244 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 517 мең 924 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендәге үсеш – 1057 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 325 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 294 мең 412 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 9001 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 18 млн 119 мең 862 очрак ачыкланган, 17 млн 451 мең 90 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.