В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда тәүлегенә 84 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Татарстанда COVID-19 республиканың тагын 84 кешесендә расланды. Авыруның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый. 34 кеше хастаханәгә озатыла, 50 кеше өйдә дәвалана - аларның авырулары симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, балигъ булмаган яшьтәге 1 бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 10 кеше, 24 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 15 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 26 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
41 кеше Казанда, 17 кеше Чаллыда яши, 5 кеше - Яшел Үзән районында, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3-әр кеше - Апас һәм Лаеш районнарында, 2 кеше - Минзәлә районында, берәр кеше - Азнакай, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Питрәч һәм Спас районнарында.
16-нчы майга Татарстанда барлыгы 2148 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 1108 кеше савыкты, шуларның 102-се - соңгы тәүлектә.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 2566 кеше бар, 25мең 34 пациент күзәтү астыннан чыгарылган. Тәүлек эчендә коронавируска 3456 тест уздырылган, тикшеренүләр башыннан - барлыгы 90 мең 89 тест.
Россиядә тәүлеккә инфекция белән авыруның 9,2 мең яңа очрагы расланган. Шулай итеп, илдә авыру очраклары саны 272043-кә җиткән. 63 мең 166 кеше терелгән, 2537 кеше үлгән.