В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
41 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанда COVID-19 тагы 61 кешедә расланды. Аларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында 1 балигъ булмаган бала бар, 12 кеше - 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге , 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5-шәр кеше - 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә.
24 кеше - Казанда, 25 кеше - Яр Чаллыда, 2 кеше - Әлки районында, берәр авыручы - Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Тукай һәм Ютазы районнарында.
14-нче майга Татарстанда СОVID-19 авыруының 1980 очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 843 кеше савыккан, шуларның 103-е - соңгы тәүлектә.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 2318 кеше тора. Тәүлек эчендә коронавируска 2704 тест уздырылган, тикшеренүләр башыннан барлыгы 83014 тест.
Россиядә соңгы тәүлектә авыруның 9974 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыручыларның саны 252 мең 245 кешегә җитте. 53 мең 530 кеше савыккан, 2305 кеше үлгән.