В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның 21-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 34 кеше өйдә дәвалана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Татарстанда коронавирус инфекциясе 55 кешедә ачыкланган. Аларның 21-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 34 кеше өйдә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 4 очрак чит илләрдән алып кайтылган, 51 кеше йогышлы авырулар белән элемтәдән соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында 4 балигъ булмаган бала бар. 2 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 12 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80-гә кадәр, өч кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
20 кеше - Казанда, 5 кеше - Чаллыда, 11 кеше - Әлмәт районында, 4 кеше - Буа районында, 3-шәр кеше - Тәтеш һәм Түбән Кама районнарында, 2-шәр кеше - Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнарында, берәр кеше - Лениногорск, Саба, Арча, Биектау һәм Аксубай районнарында.
29-нчы апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 752 очрагы теркәлгән. 83 кеше савыккан, бер кеше үлгән.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 2277 кеше бар. 22 мең 452 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.
Тәүлек эчендә коронавируска тикшеренү максатыннан 2130 тест үткәрелгән. Тикшеренүләр башыннан бирле барлыгы 46 мең 242 тест уздырылган.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 5841 очрагы расланган, шул рәвешле илдә очраклар саны 99 мең 399-га җиткән. 10 мең 286 кеше савыккан, 972-се үлгән.