В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда бер ел эчендә COVID-19 белән көрәшкә нәтиҗә ясалды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Алинә Бережная). Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле чикләүләр Татарстанда Яңа елдан соң да гамәлдә булачак. Тулаем алганда, 2022 ел вакцинация һәм ревакцинация эгидасы астында узачак. Республикада коллектив иммунитет формалашканчы тагын 160 мең кешегә прививка ясарга кирәк. ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш нәтиҗәләренә һәм киләсе елга планнарга багышланган иде.
«Инде ике ел без пандемия белән яшибез. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәм: 2020 елда билгесезлек күп булса, 2021 ел катлаулырак булды, без авыручыларның рекордлы саны белән очраштык», – диде Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина
2020 елда республикада COVID-19 авыруының 13 мең 284 очрагы теркәлгән, ә 2021 елда авырулар саны 29 мең 418-гә кадәр арткан, шуларның 88%-ында «Дельта» индия штаммы ачыкланган.
Авырулар санының «пигы» ноябрь аена туры килде, декабрьдә чикләү чаралары кертү нәтиҗәсендә авыруны ике тапкырга киметүгә ирешелде. «Республикада кертелгән чикләү чараларының барысы да мәҗбүри, әмма нәтиҗәле булды. Бу катлаулы вакытта аңлавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт», – дип ассызыклады Марина Патяшина.
Гаилә эчендә йоктыру өлеше арткан һәм 76%-тан күбрәк булган, шул ук вакытта хезмәт коллективларында йоктыру очраклары кимегән. Баш санитар табиб сүзләренә караганда, моңа хезмәткәрләрне вакцинацияләү һәм коллективларны тарату ярдәм иткән. Гомумән алганда, 2021 елда республикада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 20 мең 106 тикшерү уздырган, предприятиеләрнең 11%-ына хокук бозулар теркәлгән.
Авырулар санының артуы кимү фонында, республикада вакытлы йогышлы госпитальләр ябыла, шул исәптән Республика клиник хастаханәсе базасында, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Шулай итеп, үзәк округта 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Республика йогышлы авырулар хастаханәсе эшләрен дәвам итә. Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, әгәр республикада эпидемиологик вәзгыять начарлана икән, вакытлы госпитальләр күп дигәндә өч көн эчендә ачыла алачак. Хәзерге вакытта республикада COVID-19 белән авыру пациентларны дәвалау өчен 2 мең 577 ятак әзер, авырулар санының иң биек ноктасында алар 3 тапкыр күбрәк булган.
Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда коронавирус инфекцияле пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 18 мең медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. «Бу әле ике ел элек COVID-19-ның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр, алар үз профильләре буенча эшләгән. Сер түгел, коронавирусны терапевтлар гына түгел, башка белгечлек вәкилләре дә дәвалады, асылда бу яңа белгечлек алу дип атала», – дип сөйләде Владимир Жаворонков. Шул ук шартларда ашыгыч медицина ярдәме дә эшләде, шул исәптән 887 машина йөртүче, ә стационарда 10 меңгә якын кеше ятаклар буенча эшне тәэмин итә.
Халыкка коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә өлкән яшьтәге халыкның 79,4%-ы прививка ясаткан, күмәк иммунитетны тәэмин итү өчен тагын 160 мең кеше прививка ясатырга тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өлеше 66,6% тәшкил итә.
Ул Ауропаны мисал итеп китерде, анда көн саен авырулар саны арта. «Европада ниләр барганын карагыз. Бүгенге көндә күзәтелә торган авырулар санының артуына карап, вакцинацияләүнең бушлай этабын тәмамлау өчен, бездә вакыт бик күп калмады. Без «Омикрон» дулкыны фазасына кергәнче үз сәламәтлегегез турында кайгыртуыгызны сорыйбыз, – диде Владимир Жаворонков.
2022 елга планнар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә юнәлтелгән эш дәвам итәчәген ассызыклады. «Киләсе елны кайбер чикләүләр режимында башларбыз дип уйлыйбыз. 2022 елда коронавирус инфекциясе таралу тукталыр дип өметләнәбез, моңа ышанасы килә», – дип өметен белдерде Ләйлә Фазлыева. Ул искәрткәнчә, кайбер йомшартулар Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы гына гамәлдә булачак һәм республика халкын барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда яңа «Омикрон» штаммы очраклары әле теркәлмәгән, әмма табиблар аның белән очрашуга әзер.
«2022 елга сак оптимизм белән карыйбыз. Чит ил хезмәттәшләребез мәгълүматы буенча, «Омикрон»ның бик агрессив булмау ихтималы бар, димәк, төп һөҗүм амбулатор челтәргә туры киләчәк, катлаулы очраклар саны азрак булачак», - дип билгеләде Владимир Жаворонков һәм 2022 елның нәкъ вакцинация һәм ревакцинация эгидасы астында узачагын өстәде.