В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында – 108 казанлы.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының яңа 176 очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучыларда, 172 очрак контактлы. 40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 108 Казан кешесе, 28 кеше – Яр Чаллыдан, 10 кеше – Түбән Кама районыннан, 4 кеше – Лаеш һәм Тукай районнарыннан, 3-әр кеше – Биектау һәм Лениногорск районнарыннан, 2-шәр кеше – Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә районнарыннан, һәм 1-шәр – Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Чистай районнарыннан.
30-нчы октябрьгә Татарстанда 30 мең 592 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 235 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 132 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 556 мең 611 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 30 мең 397), шулардан 1 млн 28 мең 825 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 40 мең 251 авыру очрагы теркәлгән. Илдә 8 млн 472 мең 797 кеше авырган, 7 млн 331 мең 424 кеше сәламәтләнгән.