В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада COVID-19 белән авыруның барлык яңа очраклары да элемтә аша.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Татарстанда 174 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 38 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 69 кеше Казаннан, Чаллыдан – 25 кеше, Аксубай районыннан –17 кеше, Чистай районыннан – 13 кеше, Норлат районыннан – 12 кеше, 6-шар кеше – Алексеевск, Спас районнарыннан, 4-әр кеше – Яңа Чишмә районыннан, 3-әр кеше – Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан, 2-шәр кеше – Актаныш, Тәтеш, Тукай районнарыннан, берәр кеше – Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Чирмешән районнарыннан.
27-нче октябрьгә Татарстанда 30 мең 57 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 24 мең 878 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 130 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 468 мең 432 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 26 мең 456), шулардан 1 млн 14 мең 875 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 36 мең 582 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 352 мең 601 кеше авырган, 7 млн 242 мең 735 кеше сәламәтләнгән.