В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 179 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстанда 179 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, 176 кеше – элемтә аша. 36 кеше хастаханәгә озатылган, 143 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында Казаннан – 97 кеше, 24 кеше – Чаллыда, 12 кеше – Түбән Кама районында, 5 кеше – Әлмәт һәм Спас районында, 4 кеше – Алабуга һәм Чистай районнарында, 3 кеше - Апас, Зәй, Лаеш, Норлат районнарында, 2 кеше – Балтач, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында һәм берәр кеше – Әгерҗе, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Питрәч, Тәтеш районнарында яши.
31-нче октябрьгә Татарстанда 30 мең 771 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 305 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 70 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 40 мең 993 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 8 млн 513 мең 790 кеше авырган, 7 млн 358 мең 539 кеше сәламәтләнгән.