В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6109 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 29 яңа очрагы расланган. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында 3 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 13 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Авыручылар саны - 12 кеше - Казанда, 3 кеше - Арча районында, 2 кеше - Әлмәт, Лениногорск районнарында, берәр кеше Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Спас районнарында яши.
19-нчы июльгә Татарстанда COVID-19 авыруының 5215 очрагы теркәлгән, 4075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 28-е - узган тәүлектә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6109 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 771 мең 546-га җиткән. 550 мең 244 кеше савыккан, 12342 кеше үлгән.