В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы 36 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 72 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 38 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 10 кеше – 30-дан 50 яшькә кадәр, 12 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 25 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 13 кеше – 70-тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
36 кеше – Казанда, 10 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама һәм Нурлат районнарында, 3 кеше – Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында, икешәр кеше – Алексеевск, Буа һәм Тукай районнарында, берәр кеше Әлмәт, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Сарман районнарында яши.
12-нче февральгә Татарстанда 17 мең 26 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 632 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 83 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада коронавирустан 35 мең 125 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4311 кеше), шулардан 6135 кеше икенче дозаны алган. 81 мең 122 доза комплектының 43,3% вакцина дозасы кулланылган. Вакцианциянең 103 пункты эшли.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 15 мең 89 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 4 млн 42 мең 837 кеше авырган, 3 млн 559 мең 142 кеше сәламәтләнгән, 79 мең 194 кеше үлгән.