В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада узган тәүлектә 832 кеше COVID-19 авыруыннан сәламәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
14 нчы мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 131 мең 150 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 111 мең 749 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 832 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 41 мең 55 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 376 мең 241 очрак ачыкланган, 15 млн 585 мең 650 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган. Шуның белән беррәттән Татарстанда мәҗбүри вакцинация бетерелде.