Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2022, 15:29

Конвертомат, 3D-бастыру зонасы һәм медицина диагностикасы: Казанда цифрлы почта бүлеге барлыкка килде

Инновацион мәйданчык Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк территориясендә эшли.

Фото: Россия почтасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында цифрлы почта бүлеге ачылды, анда гадәти хезмәтләр белән беррәттән килүчеләр чат-боттан, конвертоматтан, 3D-бастыру зонасыннан һәм башка яңалыклардан файдалана алачак.

«Яңа бүлектә кулланыла торган технологияләр почта сервисларын клиентлар өчен уңайлырак, тизрәк, сыйфатлырак итәчәк. Бу инновацияләрнең барысы да диярлек Татарстан талантлары тарафыннан булдырылган», - дип уртаклашты «Россия почтасы» инновацияләр буенча директоры Станислав Чернин.

Шулай итеп, кирәкле почта хезмәтен сайларга Telegramдагы чат-бот ярдәм итәчәк. Аның ярдәмендә шулай ук яңа товарлар белән танышырга һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмаларының эш механизмын аңларга мөмкин. Ә InnoPost конвертоматы ярдәмендә килүчеләр хатлар рәсмиләштерә алачак. Җайланма җибәрү урыны күрсәтелгән конвертлар чыгара – бу бүлеккә килүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең вакытын экономияләячәк, чөнки операция ике минуттан да азрак вакыт ала. Шулай ук бу хаталарны булдырмаска һәм хатларны тутыру процессын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

Цифрлы бүлектә 3D-бастыру зонасы да эшли. Клиентлар макетны чат-бот ярдәмендә җибәрә алачак. Заказ әзер булгач, кунакка хәбәр киләчәк, товарны QR-код ярдәмендә алырга мөмкин булачак. Болардан тыш, клиентлар өчен микромаркет эшләячәк.

Яңалыклар арасында кан басымы, пульс һәм кандагы кислород күләме күрсәткечләрен махсус манжет ярдәмендә үлчәү мөмкинлеге дә бар, ул бармакка һәм беләзеккә куела. Ә кечкенә девайс ярдәмендә кунаклар карточка рәвешендә ЭКГны төшерә алачак, дип хәбәр иттеләр «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк ТР башкаласында кичә ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, шулай ук Бәшир Рәмиевның бертуганының улы Бату Рәмиев катнашты. Яңа объект элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында урнашкан.

Барлык яңалыклар