Өлкән буын вәкилләре өчен шәһәр филармониясе, «Казан» бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры артистлары чыгыш ясады.
Фото: Денис Гордийко
Өлкән буын вәкилләре өчен Казан шәһәр филармониясе, «Казан» бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры артистлары, шулай ук ТР атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева, ТР халык артисты Рөстәм Закиров һәм башкалар чыгыш ясады. Сәхнәдән татар халык җырлары һәм ретро-попурри темаларына популяр композицияләр яңгырады.
Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы концертлар залында тамашачылар 50%-ка тулган иде. «Хәзерге вакытта республиканың Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан мондый чараларда утыру урыннарының 70%-ын куллану рөхсәт ителгән. Әмма без өлкән буынга игътибар белән карыйбыз, шуңа күрә тамашачыларны бер кеше аша урнаштырабыз», - дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Ул шулай ук бәйрәмдә битлек киеп йөрү, кул өчен дезинфекторларны куллану мәҗбүри таләпләр исәбендә булды, дип өстәде. Кергәндә һәр кунакның температурасын үлчәделәр.
Билгеләп үтик, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә быел ике шәһәр концертын уздыру турында карар кабул ителде. Икенче концерт иртәгә, 2-нче октябрьдә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак. Безнең өчен быел концерт ике мәйданчыкта узуы уңайлы, - дип уртаклашты шәһәр ветераннар советы рәисе Виктор Карягин. - Бу куркынычсызлык ягыннан да, территориаль уңайлылык ягыннан да яхшы. Гомумән, быел, чикләүләргә карамастан, шәһәрдә шактый киң чаралар программасы оештырылган. Пенсионерлар театрларга, мунчаларга, музейларга, китапханәләргә, клубларга бушлай эләгә ала. Билгеле, җәелеш узган елга караганда азрак, әмма колачлау барыбер зур».
Өлкәннәр ункөнлеге чорында пенсионерлар спорт ярышларында, мастер-классларда катнаша, мунча, музейларга бушлай йөри, экскурсияләрдә һәм концертларда була ала. Шәһәрнең барлык районнарында өлкәннәргә социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булган кайнар линияләр эшләячәк. Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Казанда «Тормышны яратучылар» проекты үз эшен тулысынча диярлек торгызды. Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренчә, хәзер иң актуаль һәм популяр юнәлешләр булып «Мобиль ликбез» һәм онлайн-дәресләр тора. «Кешеләр хәзер мобиль элемтә чараларыннан файдалана белү һәм читтән торып иҗат белән шөгыльләнүнең никадәр мөһим булуын аңладылар», - диде ул. Исегезгә төшерәбез, проект 56 шәһәр локациясендә 13 төрле юнәлеш буенча эшли.
Бүген шәһәр халкының өлкән буынына Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы аларга Татарстан башкаласын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерде.