Чараларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта Soldiers of Love төркеме чыгыш ясаячак. Килүчеләр өчен конкурслар һәм ярышлар планлаштырыла. Шулай ук тимераякны арендага алучылар өчен фотозона һәм бушлай җылы эчемлекләре булган почмак җиһазландырылачак.
Шул ук вакытта «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаевадан «Татарча мәхәббәт» экскурсиясе старт ала. Җәяү йөрү «Черек күл» паркы тирәсендә булачак, чарада катнашырга теләүчеләр Мергасов йорты янында (Дзержинский ур., 18) җыелачак. Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
«Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда 19:00 сәгатьтә «Минем нәфрәтемнең 10 сәбәбе» романтик комедиясен күрсәтә башлаячаклар. Сессиягә сылтама буенча теркәлергә кирәк.