Аларда пыяла, макулатура, ПЭТ-шешәләр, пленка һәм металл калдырырга мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
Беренче этапта пыяла, макулатура, ПЭТ-шешә, пленка һәм металл өчен контейнерлар урнаштырачаклар. Сыешлыклар Зорге урамындагы 49, 83, 87 нче номерлы йортлар янындагы контейнер мәйданчыкларында һәм Җиңү проспектында 47 нче йорт янында барлыкка киләчәк. Аларны идарәче компанияләр белән килешүләр буенча урнаштырачаклар, дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» идарәче компаниясендә.
Сыешлыкларны урнаштыру белән регоператор һәм «Фракция» проекты командасы шөгыльләнә.