В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – квестлар, мастер-класслар һәм яшүсмерләр өчен товарлар белән маркет
Фото: Денис Гордийко
Бәйрәм программасы 10:00 сәгатьтә башлана. Мәйданчыкта BMX һәм МТБ, самокатларда һәм роликларда йөрү буенча ярышлар узачак. Шулай ук беговелларда узышлар, квестлар, футбол уены оештырылачак.
Теләге булганнарны скейтта яки самокатта йөрергә өйрәтәчәкләр, катнашучылар үзләрен экстрим-спортта сынап карый алачак. Моннан тыш, тамашачыларны республиканың иң яхшы биючеләреннән батллар көтә.
Яшь эшмәкәрләр брендларын, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен товарларны маркетта күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.