В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләрнең барысын да 10:00 нан 16:00 га кадәр көтәчәкләр
Татарстан башкаласында якшәмбе, 13 июльдә «Казан күкрәк рагына каршы» акциясе старт алачак. Хатын-кызлар өчен профессор М.З.Сигал исемендәге РКОД белгечләре, лекторияләр һәм тренировкалар буенча консультация оештыралар.
Программа 11:10 да йога һәм тавыш терапиясеннән башлана. Аны онкологиядән соң хатын-кызлар өчен «Танцетерапия» хәйрия проекты алып баручысы, биюләр һәм массаж студиясе җитәкчесе Фәридә Алмаева үткәрәчәк.
Шул ук вакытта профессор М.З.Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансерының 3 нче химиотерапия бүлекчәсе өлкән ординаторы Гөлнара Мөхәммәдьярова лекция үткәрәчәк. Катнашучылар «Нәселдән килүче яман шеш» темасы буенча фикер алышачак.
Аннары 11:40 та «Физик активлыкның дәвалау эффекты» дигән лекция узачак. Спикер булып профессор М.З.Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансерының ЛФК инструктор-методисты Руслан Нурмангазиев чыгыш ясаячак.
Профессор М.З.Сигал исемендәге РКОД тернәкләндерү бүлеге мөдире Айгөл Фәйрушина 12:30 да «Сәламәт тәлинкә принциплары: Нәрсә? Кемгә? Күпме?» турында сөйлиячәк.
13:00 тә психолог һәм «Безгә барыбызга да үсәргә вакыт» китабы авторы Анастасия Сәгыйрова «Борычылу һәм курку: ник без мөһим нәрсәләрне кичектерәбез» дигән лекция үткәрә. Акциядә катнашучылар шулай ук 14:00 сәгатьтә «Кружка хора» дан ачык репетициягә кушыла алачак.
Көн дәвамында шәһәр халкы «Луч» өлкән онкопациентларга ярдәм фондыннан «Онкология. Тормыш... аңа кадәр... һәм аннан соң» фотопроектын карый алачак. Барлык теләүчеләрне дә Ершов урамы, 62 адресы буенча сәүдә үзәгендә көтәчәкләр.
Татарстан башкаласында 2014 елда «Казан күкрәк рагына каршы» коммерцияле булмаган мәгълүмат проекты старт алды.