Әниләр көнендә KZN.RU порталы хатын-кызларга бала тудыруга әзерләнүдә, балаларны тәрбияләүдә һәм потенциалларын тормышка ашыруда ярдәм итүче сервислар һәм проектларны барлады.
Фото: Денис Гордийко
Йөкле хатын-кызларның бушлай «Элемтә» сервисы ярдәмендә үз сәламәтлекләрен күзәтү мөмкинлеге бар. Хәзер әлеге мөмкинлектән 6 меңнән артык әни актив файдалана. Сервис хатын-кызларга үзләрен ничек хис итүләрен җиткерергә куша, ә авыру симптомнары килеп чыккан очракта, система мәгълүматны табибка тапшыра. Кирәк булган очракта пациентлар медицина белгече белән махсус чатта киңәшләшә ала. Моннан тыш, хезмәт булачак әниләргә дарулар кабул итүне искә төшерә.
Сервисның соңгы яңартулары – йөкле хатыннарга белем бирү материаллары, әйтик, прививкалар календаре турындагы мәкаләләр яки стрессны җиңеләйтү ысуллары җиткерелде. Тиздән сервиста медицина картасы, белгечләргә юнәлешләр, тест нәтиҗәләре һәм скрининг турында искә төшерүләр булачак.
Бүгенге көндә Казанның барлык хатын-кызлар консультацияләре дә «Элемтә»гә тоташтырылган. Хезмәтне сайтта яки мобиль кушымтада кулланырга мөмкин. Поликлиникада табиб «Элемтә»гә керү мөмкинлеген бирә.
Тискәре уйлар, борчылу, бала өчен курку һәм бала тудырганнан соңгы депрессия – йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр еш очраша торган кыенлыклар. Проблемаларны хәл итәргә «Ышаныч» психологик-педагогик үзәге белгечләре ярдәм итәчәк. Казанда яшәүче 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар консультацияләргә бушлай языла ала.
Бүгенге көндә шәһәрдә «Ышаныч» үзәгенең 7 хезмәте ачылган, аларда капиталь ремонт төгәлләнгән, халык һәм психологлар белән аралашу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Сылтама буенча үзегезгә туры килгән үзәкне сайларга һәм консультациягә язылу өчен телефон номерын белергә мөмкин.
Булачак әниләр һәм яшь әниләр бала тудыруга әзерләнә, ана һәм бала тәрбияләү турында күбрәк белә ала. Дәресләрдә бала тудыруга әзерлек, имезү, туклану, ана ресурслары, яңа рольне кабул итү һәм башкалар турында сөйлиләр.
Әниләр мәктәбе очрашулары бушлай. Лекцияләрнең җәдвәлен һәм темаларын йөклелек алып барыла торган хатын-кызлар консультациясендә аныкларга кирәк.
Балалар тәрбияләү һәм карьера төзүне берләштергән казанлылар «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә һәм «Игелекле Казан» коворкингында бушлай эшли ала.
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә коворкингка бала белән пәнҗешәмбе көннәрендә килергә була. Әниләр эшләгән вакытта бала белән үзәк белгечләре шөгыльләнәчәк. Килү өчен +7(843)272-11-72 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Мәдәният үзәге Н.Ершов ур., 57а адресы буенча 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре «Игелекле Казан» коворкингында эшли алалар. Аларга бу эштә тьюторлар һәм волонтерлар ярдәм итәчәк. Киңлеккә дүшәмбедән җомгага кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр барырга була мөмкин, шимбә көнне – 10:00 дән 17:00 гә кадәр, алдан +7(843)561-00-92 (өстәмә 101) телефоны буенча язылырга кирәк. Коворкинг Сеченов ур., 5 адресы буенча эшли.
Элеккеге белгечлек буенча карьера төзергә яки яңасын үзләштерергә теләгән Казан әниләре «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проектының бушлай һөнәри белем бирү программасында катнаша ала.
Укуга 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча декрет ялында һәм 7 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче эшсез хатын-кызлар языла ала. Алар өчен 30 дан артык белем бирү программасы бар, алар ярдәмендә архивчыдан алып мобиль кушымтаны эшләүчегә кадәр һөнәр алырга мөмкин. Гаризаны «Россия эше» порталында бирергә мөмкин.
Психологик яки физик җәберләнгән йөкле хатын-кызлар һәм балалы әниләр өчен шәһәрдә берничә кризис үзәге эшли. Башка барыр урын булмаса, ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Колыбель» социаль йортында вакытлыча торак һәм ризык бирелә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә, эшкә урнашуда ярдәм итәләр. Дүрт ел ярым вакыт эчендә «Колыбель» үзәге 100 дән артык әни һәм 150 баланы сыендырган.
Ялгыз әниләргә шулай ук «Игелекле эшләр» хәйрия фондында булышалар, анда юристлар һәм психологлар киңәш бирә. Фонд белгечләре мохтаҗлар белән бергә, кризистан чыгу өчен кирәкле бурычларны билгеләп, гаилә үсешенең индивидуаль планын төзиләр. Фондта документлар рәсмиләштерергә, пособиеләр алу өчен гариза бирергә, эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Шулай ук кирәк булганда балалары булган хатын-кызлар вакытлыча «Әни йортында» яши ала. Октябрь аенда биредә 4 балалы 1 гаилә яшәгән.