В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиянең халык артисты булачак актерларга роль өстендә эшләү алымнары һәм принциплары турында сөйләде.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенский Казан театр училищесы һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары өчен мастер-класс үткәрде. Булачак актерлар белән очрашу «Смена» камера театры сәхнәсендә узды.
Бер сәгать эчендә К.Хабенский үзенең иҗади юлын әле яңа башлаган яшь белгечләрнең сорауларына җавап бирде. Артист алар белән студент еллары, үзенең остазы Вениамин Фильштинский һәм һөнәрдәге беренче адымнары турында хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук кунак роль өстендә эшләү ысуллары, материал сайлаганда принциплар турында сөйләде һәм студентларны хаталар ясаудан курыкмаска өндәде.
Мастер-класс тулы аншлаг белән узды: театр залындагы барлык урыннар да тулы иде, дип хәбәр иттеләр А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының матбугат хезмәтендә.
Укучылар өчен моңа кадәр тагын бер мастер-классны Мәскәү сәнгать театрының мәктәп-студиясе ректоры, РФ атказанган артисты Игорь Золотовицкий үткәргән иде. Очрашу 12 нче октябрьдә «Смена» камера театрында узды.
Исегезгә төшерәбез, Казан А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының яңа гастроль турында беренче шәһәр булды. Танылган артистлар шәһәр халкы өчен ике спектакль әзерләде. Әйтик, 11 нче һәм 12 нче октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Юрий Чурсин, Паулина Андреева һәм Игорь Золотовицкий катнашында «Сирано де Бержерак» спектаклен тәкъдим иттеләр.
Константин Хабенский төп рольне башкарган «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектаклен кичә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында күрсәттеләр. Республика башкаласы халкы әлеге спектакльне шулай ук бүген кич карый алачак, аннары А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры артистлары гастрольләрен башка шәһәрләрдә дәвам итәчәк. Казаннан тыш, Мәскәү сәнгать театры спектакльләрен Красноярск, Пермь, Петрозаводск, Саратов һәм Елецта тәкъдим итәчәк.