Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2025, 17:56

Константин Хабенский: «Шәһәрне үзара ярдәм принцибы белән берләштерү – югары дәрәҗә»

Россия актеры Казан мэры белән бергә инклюзив «Тылсым» үзәгендә булды

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе халык артисты Константин Хабенский бүген инклюзив «Тылсым» балалар үзәгендә булдылар. Киңлек буенча үткәрелгән экскурсия вакытында Казан мэры Россия актерына шәһәрнең инклюзия өлкәсендәге тәҗрибәсен тәкъдим итте. Константин Хабенский сәламәтлеге чикле балалар өчен укыту-күнекмә программалары һәм Татарстан башкаласында үзенчәлекле балаларга ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла торган яхшы проектлар белән танышты. Чарада шулай ук «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова да катнашты.

Денис Гордийко фотосы

Экскурсия барышында Илсур Метшин Серов урамындагы бульварны төзекләндерү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Бульварның икенче чираты бу елгы җәйдә Республика һәм Шәһәр көнендә ачылган. Биредә күлне торгызганнар, шулай ук иҗтимагый киңлектә яңа күпфункцияле мәйданчык – лекторий һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус велосипедлар бирү прокаты булган экопавильон барлыкка килгән. Бульварны төзекләндерү «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә алып барылган.

«Нечкәлекләрен аңлап эш итәргә кирәк. Парк зур – дүрт гектарга якын – һәм без мәгълүматны бөртекләп җыйдык: кешеләр үзләренә ничек уңайлы булачагы турында сөйләделәр, һәм без моны гамәлгә ашырдык. Эш барышында шундый сорау туды: кеше паркка кайчан килер, аның юлы кайдан башланыр икән? Әлеге сорауны үзебезгә биреп, шунда ук гади чишелешләр дә таптык – һәр кешегә аңлаешлы һәм уңайлы булсын өчен тактиль күрсәткечләр куелды, кирәкле маршрутлар уйлап табылды», - дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.

2016 елдан гамәлгә ашырыла торган «Игелекле Казан» проекты тугыз ел эчендә ике юнәлешле инициативадан күппрофильле шәһәр структурасына әйләнгән. Хәзерге вакытта оешма төп алты өлкә: коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү, хәйриячелек культурасын үстерү, кризис хәлендәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, инклюзия программалары, хайваннарны яклау проектлары һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча эш алып бара.

Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен каралган проектларга аерым игътибар бирелә. Шәһәрнең төрле районнарында «Игелекле Казан» ярдәмендә менталь тайпылышлары булган балалар өчен инклюзив ял итү үзәкләре һәм укыту-күнекмә фатирлары булдырыла. Бүген Казанда шундый дүрт киңлек – «Луч» фатиры, «Тылсым» үзәге, күпформатлы «Канатлар» һәм «Бергә» өстәмә белем бирү үзәкләре эшли.

«Тылсым» үзәге әле күптән түгел генә «БезБергә» халыкара премиясендә билгеләп үтелде. Бүген анда 2 яшьтән 14 яшькә кадәрге 134 бала – инвалид, сәламәтлеге чикле балалар һәм аларның сәламәт яшьтәшләре йөри.

Экскурсия вакытында Константин Хабенскийга үзәкнең эшчәнлеге турында җентекләбрәк сөйләделәр. Киңлектә укыту-күнекмә фатиры урнашкан, ул 9 яшьтән олырак сәламәтлеге чикле яшүсмерләргә мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле көнкүреш күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Үзәкнең инклюзив кафесында балалар һөнәри әзерлек узалар: барист һәм официант эше белән танышалар, кешеләр белән элемтә урнаштырырга һәм аралашырга өйрәнәләр.

Инклюзив киңлектә аерым консультацияләр өчен нейропсихолог кабинеты, адаптив физик тәрбия, үз-үзеңне саклау һәм сенсор-мотор коррекциясе буенча дәресләр өчен спорт залы, шулай ук нейроиҗат, рәсем, әвәләү һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча остаханәләр бар. Үзәктә балалар бакчасына йөрү яшенә җиткән, әмма социаль-гигиена күнекмәләре җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерелмәгән 3-4 яшьлек балалар өчен «Кыска көн нейроклубы», 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар өчен «Иртә үсеш мәктәбе», «Тиздән мәктәпкә» уен форматында мәктәпкә әзерлек курсы. Барлык дәресләрдә дә аралашуга аерым игътибар бирелә.

Белем бирү дәресләреннән тыш, үзәктә төрле остаханәләр һәм бәйрәмнәр, шул исәптән гаилә бәйрәмнәре дә үткәрелә. Мәсәлән: гаилә фатирлары, иң яхшы гаилә клумбасына бәйге, «әти һәм бала» форматындагы төрле чаралар, аш-су әзерләү, иҗади, спорт остаханәләре. Моннан тыш, үзенчәлекле балаларның әниләре өчен төркемле релакс-терапия һәм бию дәресләре оештырылган.

«Минемчә, мондый хәл илдә түгел, хәтта дөньяда да юктыр. Һәм мин хәзер үзәк белән беррәттән, шәһәр администрациясенең, мэрның әлеге эшкә мөнәсәбәте турында сөйлим – башкалада мәктәп эскәмиясеннән үк сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкләрен, ярдәм кулы сузачакларын аңлау төшенчәсе бар. Илсур Рәисович шәһәр халкының тормышын яхшырта торган тарихлар сөйләде. Мин әле хәтта кечкенә коллективта да авыр минутларда сиңа ярдәм итәчәк кешеләр табылуы бик кыен дип уйлаган идем. Ә монда эшләр бөтенләй башкача тора. Шәһәрне үзара ярдәм принцибы белән берләштерү – бу, әлбәттә, югары дәрәҗә, ләкин ирешеп була торган дәрәҗә», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Константин Хабенский.

Актер мондый үзәкләрнең алга таба үсешен күзаллавы белән уртаклашты. Константин Хабенский фикеренчә, сәламәтлеге чикле балаларны әйләнә-тирә мохиткә җайлаштыру өчен гади балалар белән уртак дәресләр үткәрергә кирәк.

Россия Федерациясенең халык артисты үзе хәйриячелек белән шөгыльләнә. Константин Хабенскийның хәйрия фонды инде унбиш елдан артык баш һәм арка мие шешләре белән интегүче балаларга, өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Диагноз куелганнан алып тулысынча тернәкләнүгә кадәр кеше янында булу оешманың төп миссиясе булып тора.

Очрашу азагында Константин Хабенскийга күңелгә үтеп керә торган бүләк ясадылар. Актерга үзәк укучылары тарафыннан эшләнгән һәм бастырылган көндәлек тапшырдылар.

Фоторепортаж
Константин Хабенский һәм Казан мэры инклюзив «Тылсым» үзәгендә булдылар
Видеорепортаж
09.12.2025 15:34
Константин Хабенский һәм Казан мэры инклюзив «Тылсым» үзәгендә булдылар
Барлык яңалыклар