Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2023, 15:05

Казанда Идел буе төбәкләре язучылары өчен конкурс башлана

Җиңүчеләр 40 меңнән 100 мең сумга кадәр акча алачак

Фото: pixabay.com

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). ТР башкаласында Идел буе язучылары арасында конкурс үткәреләчәк. Профессиональ журналистлар һәм блогерлар катнаша ала. Конкурска рус телендә моңарчы басылмаган эшләр кабул ителә. Алар тикшерү, репортаж, интервью, мәкалә жанрында язылырга мөмкин.

Конкурс дүрт номинациядә үткәрелә: «Төп материал», «Кискен тема», «Укучылар версиясе буенча иң яхшы материал» һәм «Телевизион сценарий». Җиңүчеләр 40-100 мең сум алачак. Иң яхшы сценарий авторы «UNIVER TV» телеканалында трансляцияләү өчен проектны тормышка ашыра алачак.

Катнашучылар үзләре теләгән номинацияләргә гариза җибәрә ала, шул ук вакытта һәр номинация буенча бер генә материал кабул ителә.

Гариза бирү кампаниясе 1 нче сентябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эшләр Premiagavrilova@yandex.ru электрон почтасы аша «Гаврилов премиясе» билгесе белән кабул ителә. Хатка конкурста катнашу өчен гаризаны, шәхси мәгълүматны күрсәтеп, шулай ук конкурска җибәрелә торган басмалар исемлеген беркетергә кирәк. Моннан тыш, шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык турында гариза тутырырга кирәк.

Конкурсның тулырак шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Ярышлар Казан Мэриясе, Казан федераль университеты һәм «UNIVER TV» телеканалы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс шартлы рәвештә «Гаврилов премиясе» дип атала. Андрей Гаврилов – «Вечерняя Казан» газетасына нигез салучы һәм беренче баш мөхәррире. Ул 1942 елның 17 нче октябрендә Казанда туган. 1970 елда Андрей Гаврилов Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый һәм Казанның күп тиражлы «Знамя труда» газетасына корреспондент булып урнаша. 1973-1978 елларда КПССның Киров район комитеты инструкторы, гомуми бүлек мөдире, КПССның Казан шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Гаврилов инициативасы белән шәһәрнең «Вечерняя Казань» газетасы оештырыла, аның беренче саны 1979 елның 1 нче гыйнварында чыга. Партия әгъзалыгына карамастан, журналист үзгәртеп кору башланганчы бәйсез басманың йөзен формалаштыра башлый. Гаврилов гомеренең ахырына кадәр басманың баш мөхәррире булып кала. Андрей Петрович 1991 елның 28 нче сентябрендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Арча зиратында җирләнгән.

Барлык яңалыклар