Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2024, 09:52

«Диалоглар. Язгы очрашулар» конференциясе Казанда апрель ахырында узачак

Архитектура-шәһәр төзелеше форумында экспертлар сәнәгать территорияләрен яңача индустрияләштерү һәм реновацияләү турында фикер алышачак

Фото: Денис Гордийко

«Диалоглар. Язгы очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе Казанда 25-26 нчы апрельдә узачак. Форумның беренчел программасы инде билгеле, ә аны үткәрү урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Форумның төп темалары – «Яңа индустриализация» һәм «Сәнәгать территорияләре – шәһәрләр үсешенең яңа үзәкләре». Программа блоклары кысаларында экспертлар шәһәрдә сәнәгать территорияләре булдыру, заманча сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасы, сәнәгать зоналары редевелопменты, җитештерү предприятиеләренең һәм шәһәрнең үзара бәйләнеше турында фикер алышачак.

Форум архитектура-төзелеш өлкәсендәге актуаль проблемалар турында фикер алышу, киләсе «Диалоглар» программасын формалаштыру өчен конференциядә катнашучыларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен туплау максатыннан үткәрелә. Чара архитектура, дизайн, девелопмент, төзелеш өлкәсендәге белгечләргә эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге тудырылган бердәм мәйданчык булачак.

Конференция Шәһәрне үстерү институты тарафыннан оештырыла. Якын арада форумның җентекле программасы эшләнәчәк, катнашучыларны теркәү оештырылачак һәм спикерлар чакырылачак. Чарада катнашу – бушлай. Теркәлү оештыручы сайтында гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар