В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
49-нчы номерлы мәктәптә психолог консультациясен Казан шәһәре Думасы депутаты оештырды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Казан укучыларының әти-әниләрен барыннан да бигрәк балаларның тынычсызлыгы, компьютер бәйлелеге, агрессия һәм тыңламау борчый. Кичә кич 49-нчы номерлы мәктәпкә психолог белән төркемле дәрескә алар нәкъ менә шундый сораулар белән килделәр. Мондый консультацияләр биредә даими уза – ата-аналар белгеч белән аралашу яклы. Проектка старт апрельдә үк бирелде, инициатор буларак Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова чыгыш ясады. Дәресләр оештыру чыгымнарын ул үз өстенә алды.
Консультацияләрне балалар һәм гаилә психологы Алсу Шәрәфиева үткәрә. Бүген аның киңәшләрен тыңларга моңарчы күрелмәгән санда ата-аналар килде – актлар залында 40-тан артык кеше җыелды. Белгеч сүзләренә караганда, дәресләрдә катнашырга теләүчеләрнең күбесенә ул инде күнеккән диярлек. Психолог билгеләп үткәнчә, хәзер аның консультацияләренә даими рәвештә 20 яшүсмернең әти-әниләре йөри. «Хәтта парлап та киләләр. Күп кенә әниләр әтиләрне дә китерүне максат итеп куялар. Бу алар өчен бик мөһим. Ата-аналар барысы да шактый актив, дөрес, бераз оялучылар да бар. Алар гадәттә дәресләрдән соң килә», – дип сөйләде Алсу Шәрәфиева.
Далия Гайнанова белдерүенчә, казанлыларның гаиләләре белән консультацияләргә килү теләге аны шатландыра. Депутат шулай итеп өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында үзара аңлашу эзләү процессы тизләнәчәк, дип ышана. «Без әти-әниләрнең проблемаларын хәл итәргә тырышабыз, хәтта парлар арасында да. Чөнки ир белән хатынның конфликтлары булганда, аларда һәрвакыт, ничек кенә булмасын, балалар катнаша. Еш кына үз проблемаларын ата-аналар балага тутыра, ә тегесе инде мәктәптә. Бала өйдән качмасын һәм начар компанияләрдә игътибар эзләмәсен өчен гаиләдә рәхәт булырга тиеш, анда мәхәббәт хөкем сөрергә тиеш. Барысы да өйдә башлана. Мәктәпләрне бетонларга мөмкин, әмма бала барыбер тискәре энергияне кая җибәрергә икәнен табачак», – диде ул.
Нәкъ менә шуңа күрә мәктәптә узучы барлык дәресләр өлкәннәрнең эмоциональ халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән, ул вакытта алар үз баласына катлаулы ситуациядән чыгу юлын табарга ярдәм итә алачак. Психолог билгеләп үткәнчә, һәр кешенең проблемалары үзенчә уникаль, әмма уртак сыйфатлары бар. Үзенең һәр тренингы өчен ул ата-аналар өчен иң актуаль теманы сайлый. Бу юлы лекция борчуга багышланган иде. «Бик күпләр көчле хисләр контролендә авырлыклар кичерә, шул исәптән борчылулар да. Өстәвенә, соңгы вакыйгалар хәлне кискенләштерде. Мин әти-әниләрне игътибар белән тыңлыйм һәм, шуннан чыгып, безнең очрашулар планын формалаштырам. Шулай акрынлап без бергәләп балалар белән дөрес мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнәбез», – дип сөйләде Алсу Шәрәфиева.
Консультацияләрдә даими катнашучылар белән беррәттән, беренче тапкыр психолог белән очрашуга килүчеләр күп иде. Алар арасында Татьяна Сәгъдиева, 11 яшьлек укучының әнисе. Дәресләргә ул улын да алып килде. Аның сүзләренә караганда, проект турында аңа укытучы сөйләгән. «Мин күптән инде бала белән психологка мөрәҗәгать итәргә җыенган идем, ә монда шундый мөмкинлек барлыкка килде. Улының артык нервлы һәм агрессив булуына, хәтта урамда истерикалар да оештыруына борчыла. Бик киңәш кирәк иде. Мондый проектлар булуы сөендерде. Алар һәр мәктәптә кирәк булыр иде дип уйлыйм, – дип саный Татьяна Сәгъдиева.
Бер дәрес бер сәгатькә якын дәвам итә. Бу вакыт эчендә әти-әниләр яңа мәгълүмат алып, кызыксындырган сорауларны биреп кенә калмыйча, төрле биремнәрне дә үтәргә өлгерәләр. Мәсәлән, бала өенә кайткач әйткән фразалар исемлеген төзергә. Өлкәннәр шулай итеп, кайчагында аларның күп кенә сүзләре гаепләп әйтелгәнен һәм балага басым ясавын аңлый һәм моны төзәтә башлый ала.
Соңыннан Далия Гайнанова ата-аналар белән мәктәп артындагы мәйданчыкта балалар өчен иҗади лаборатория оештыру планнары белән уртаклашты. Депутат бу аларны компьютер һәм интернеттан аерырга ярдәм итәчәк дип ышана. «Минем округта яхшы эмоциональ фон булдырасым килә. Мин кешеләрнең тормышның алар кулында гына булуын аңлауларын телим. Һәркем нәрсәгәдер сәләтле, бары тик үз көченә ышанырга гына кирәк», – диде ул.