В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гадәттән тыш хәл очрагында, ишекләр автомат рәвештә ачылу нәтиҗәсендә, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында подъездларга тиз арада 28 меңнән артык кеше ышыклана алачак
Марат Мөгыйнов фотолар
Яңа домофоннар белән бергә районда транспортны автомат рәвештә таный торган «акыллы» шлагбаумнар эшләнә. Моннан тыш, күпфатирлы йортлардагы подвалларда кар һәм яңгыр сулары кергәндә яки су белән тәэмин итү, агынты сулар челтәрендә авария очрагында идарәче компания хезмәткәрләре аша эшләячәк датчиклар да ясала. Системаларның барысы да шәһәрнең күзәтү хезмәтләре белән бер-берсен тулыландыра торган бердәм платформага берләштереләчәк. Бу идарәче компанияләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм ашыгыч ярдәм гамәлләрен килештерүне тәэмин итеп, гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү вакытын кыскартачак.
«Әлеге җайланмаларны яңарту – ул халык файдасына эшләячәк тулы кыйммәтле цифрлы экосистема булдыру буенча мөһим адымнарның берсе. Яңа җайланмалар шәһәр халкының куркынычсызлыгын һәм уңайлылык дәрәҗәсен, тормыш сыйфатын шактый арттырачак, шулай ук күңелсез хәлләрне булдырмый калу мөмкинлеге бирәчәк. Азино технологияләрнең районны чын-чынлап куркынычсыз һәм уңайлы итүенә үрнәк булачак», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Илшат Сәлимҗанов.
«Уфанет» компаниясе әлеге торак районның цифрлы инфраструктурасын комплекслы яңарту проектын Казанның Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте белән бергә «Акыллы шәһәр»не үстерү стратегиясе кысаларында башлап җибәргән. Җайланмалар бушлай куела, абонент түләвенең бәясе йорт милекчеләре тарафыннан үткәрелә торган гомуми җыелыш беркетмәсе нигезендә билгеләнә. Йорт хуҗалары домофон хезмәтеннән файдаланган өчен аена – 55 сум, акыллы шлагбаум хезмәте өчен фатирдан аена 30 сум түләячәк.
Яңа домофоннар бик күп өстенлекләргә ия. Мисалга, аларның ачкычларын кабат ясатып булмый, аларда төнлә сурәтләрне төсле итеп тапшыру үзлегенә ия яктылык камерасы бар, тавыш белән ачу мөмкинлеге (Сбер-колонкалар аша) каралган һәм алар «Минем акыллы йортым/Мой Умный дом» кушымтасы аша реаль вакыт режимында аралашырга мөмкинлек бирә. Шулай ук домофон панеленә якынлашканда ишекнең Bluetooth аша ачылуы, видеоязмалар архивының өч тәүлеккә кадәр саклануы, гадәттән тыш хәлләр вакытында подъезд ишекләренең читтән ачылуы, гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка хәбәр җиткерүе төп өстенләкләргә керә.
«Акыллы домофон»нан файдалану өчен шәхси кабинетка керү мөмкинлеге бары тик торак милекчеләренә яки торак арендалау шартнамәсе нигезендә торакта вакытлыча яшәүчеләргә генә бирелә. Кулланучыларның биометрик мәгълүматлары кулланылмый, шунлыктан мәгълүмат читкә тарала алмый, шул ук вакытта торак хуҗаларының шәхси мәгълүматлары ышанычлы саклана.
Исегезгә төшерәбез, IP-домофоннар аша пилотсыз куркыныч янау очрагы турында мәгълүмат бирүнең яңа системасы Казанда 2025 елда эшли башлады. Бүгенге көндә әлеге система Казанның күпфатирлы 450 йортындагы 1933 подъездда кулланыла. Гражданнарны яклау идарәсе өчен аппарат-программа комплексын «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыяте компаниясе тәкъдим итте.
«Уфанет» белән бергә, «Электрон+» һәм «Эр-Телеком» компанияләре IP-домофон провайдерлары булып тора. «Уфанет» акционерлык җәмгыяте компаниясе 2025 елда Казанда 700 дән артык IP-домофон урнаштырган.