Фото: Денис Гордийко
Казанда узган тәүлектә күпфатирлы йортның 231 түбәсен кардан чистартканнар. Ә нибары ике көн эчендә – көчле кар яву чорында – 400 КФЙ түбәсе чистартылган, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Шулай ук соңгы тәүлектә 1782 ишегалды территориясен чистартканнар. Бу көнне карны чистартуга 1396 урам җыештыручы чыкты, шул исәптән 93 эшче җәлеп ителде. Кардан чистартуда 271 берәмлек махсус техника катнашкан, шуларның 116 берәмлеге – арендага алынган техника.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә көчле кар явудан соң
түбәләрне чистарту – төп бурыч, дип белдерде. Ул предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләрен эш темплары җитәрлек булмаган өчен тәнкыйтьләде һәм Административ-техник инспекция идарәсенә тикшерүне көчәйтергә кушты. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, температура үзгәрү аркасында кар авырая һәм корылмалар өчен куркыныч тудыра. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, юлларда вәзгыять яхшыруга карамастан, ишегалларын кардан
арындыру элеккечә үк күпсанлы шикаятьләр тудыра.