Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2025, 10:22

Казанның коммуналь хезмәтләре бер атна эчендә 300 чүп тыгылу очрагын җайга салган

Табылдыклар арасында – аш-су приборы һәм берничә килограмм азык калдыгы

Марат Мөгыйнов фотосы

Соңгы атнада, 3–9 ноябрь көннәрендә, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәр канализациясе системасында 296 чүп тыгылу очрагын җайга салган. Профилактика һәм авария эшләре барышында торбалардан көнкүреш калдыклары белән бергә, гадәти булмаган әйберләр, шул исәптән аш-су бүлмәсендә кулланыла торган прибор да табып чыгарганнар. Коммуналь хезмәтләр, шәһәр халкыннан, азык-төлек калдыкларын һәм башка предметларны канализациягә ташламауларын сорый.

Челтәрләрдәге торбаларны чистартканда шулай ук берничә килограмм азык калдыгы табып алынган. Мондый калдыклар агынты сулар челтәрендә җитди тоткарлыклар китереп чыгара торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Дымлы салфеткалар агынты сулар челтәре өчен аеруча куркыныч тудыра. Алар суда эреми, тыгыз төерләргә җыелып, торбаларның тыгылуына китерә. Шулай ук канализация насос станцияләрендә кыйммәтле насослар ватылырга мөмкин.

«Агынты сулар канализация насос станциясе аша уза, куәтле насослар суны чистарту корылмаларына күчерә, - дип аңлаталар «Водоканал»да. – Насос станциясенә зур чүп эләккән очракта, насос сафтан чыга. Әлеге күренеш агынты сулар челтәренең системага салынган барлык эшен боза һәм канализация насос станциясенең үзен су басарга, шулай ук шәһәр люкларыннан сулар агып чыгарга мөмкин».

Мондый авария очракларын бетерү өчен шактый ресурслар таләп ителә. Системаны чистарту һәм төзекләндерү эшләренә ел саен шәһәр инфраструктурасын үстерү өчен файдалана алырлык дистәләгән миллион сум акча тотыла.

Тышкы челтәрләрдә чүп тыгылу очраклары турында +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча авария-диспетчерлык хезмәтенә яисә предприятиенең телеграм-каналы аша хәбәр итәргә кирәк.

Йорт эчендәге челтәрләрдә чүп тыгылу очрагы, су басу яки биналарда канализация исе белән бәйле сораулар булганда, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү мөһим.

Фото «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесеннән алынган
Барлык яңалыклар