Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2025, 12:18

Казанның коммуналь хезмәтләре коеп яуган явым-төшемнән соң су агызу челтәрләрен чистарта

Белгечләр Г.Тукай, Девятаев, Дзержинский һәм башка урамнарда эш алып баралар

Яңгырлы һава торышы аркасында Казанда коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчте. Су басуларын бетерү өчен шәһәр урамнарында «Шәһәр төзекләндерү» МУПның 4 авария бригадасы (18 кеше) җәлеп ителгән, алар яңгыр суларын агызу челтәрләренә хезмәт күрсәтү өчен җавап бирә, шулай ук барлык дүрт шәһәр МУПларыннан 70 юл хезмәте белгече.

Г.Тукай, Девятаев, Дзержинский, Петербург, А.Еники, Волгоград, Баруди, Восстание, Четаев урамнары, Җиңү проспекты һәм башка кишәрлекләрдә яңгыр канализацияләрен чистарту эшләре башкарылган инде. Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәре буенча, җыелган чүп-чар һәм яфракларны алганнан соң, юллардан су бик тиз киткән.

Су баскан очракта халык тәүлек буе диспетчерлык хезмәтендә +7(843)555-07-96 номеры буенча гариза калдыра ала. Урынга «Шәһәр төзекләндерү» МУП базасында оештырылган тәүлек буе авария бригадасы чыгачак.

Искәртеп узабыз, ТР территориясендә 27 августта көн дәвамында көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, аерым районнарда боз яварга мөмкин. Җил тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Казанда бүген, 27 августта, яңгыр явачак, аерым районнарда – яшен. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан искән җилне 14 м/с ка кадәр фаразлыйлар. Термометр баганалары +17..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Барлык яңалыклар