В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр команда предприятие яки оешманың алты хезмәткәреннән торырга тиеш
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). 22 нче сентябрьдә «Аккош күле» урман паркында каршылыклар белән команда узышы узачак. 2 чакрымнан артык дистанциядә катнашучылар өчен төрле катлаулылыктагы 14 сынау әзерләнәчәк.
Һәр команда предприятие яки оешманың алты хезмәткәреннән торырга тиеш. Катнашу өчен гаризалар 18 нче сентябрьгә кадәр smpo-kazan@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә, дип хәбәр итә үзенең telegram-каналында шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
Тулырак мәгълүматны +7(905)026-95-91 телефоны буенча белешеп була. Һава торышы начар булса, ярышны кичектерергә мөмкиннәр.
Шулай ук 29 нчы сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узачак Казан милли ярыммарафонына теркәлү дәвам итә. Катнашучыларны 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр, балалар стартлары һәм спорт күргәзмәсе көтә.