Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2021, 18:53

«Стрижи» авиатөркеме командиры: «Мин күкне сайлыйм!» дигән бәйрәмдә үзебез сәләтле катлаулы югары пилотаж комплексын күрсәтәчәкбез»

Чара 7-нче августта Казансу елгасы акваториясе өстендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Екатерина Виславская). Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күк йөзен сайлыйм!» авиация бәйрәме Казанда 7-нче августта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак.

Ул Татарстан башкаласында тугызынчы тапкыр уздырыла, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин. «Бәйрәмнең һөнәри юнәлеше бар. Ул үсеп килүче буын өчен конструкторлар, инженерлар, авиатөзүчеләр, очучылар һөнәренең асылын ачарга һәм аларның дәүләт өчен дә, илнең оборона сәләте өчен дә әһәмиятен күрсәтүгә юнәлдерелгән», – диде ул.

«Авиапром» АҖ генераль директоры Дмитрий Волошин программада 30-дан артык һава техникасы, шул исәптән Россия Федерациясе Оборона министрлыгының һава суднолары, Россия ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, ә атап әйткәндә Ту-95, Ту-160, Ту-22М3 ерак авиациясе самолетлары, Як-52, Cessna гомуми авиация самолетлары, Robinson вертолетлары җәлеп ителәчәк, дип ачыклык кертте. Эксперименталь авиация һава суднолары Ми-17 һәм «Ансат» вертолетлары белән тәкъдим ителәчәк. Җәйге программа, гадәттәгечә, Ан-2 самолетыннан парашютчы спортчылар десанты белән ачылачак һәм ябылачак.

«Бай программа әзерләнде. Тамашачылар өчен бу бәйрәм һәрвакыттагыча кызыклы булыр дип ышанам. Җәйге программа да, су спорт төрләре буенча ярышлар да үтүе бик яхшы. Бу бәйрәмгә кызыксынуны арттырачак, һәм без аны максималь куркынычсыз һәм матур итеп уздырырга тырышачакбыз», – диде Дмитрий Волошин.

Шулай ук бәйрәмгә МиГ-29 ның җиде истребителендә югары пилотаж фигураларын күрсәтәчәк «Стрижи» авиация төркеме чакырылган. «Без икенче тапкыр рәхәтләнеп «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә катнашачакбыз». Башта бер самолет чыгачак, һава торышын тикшерү өчен очу шартлары белән танышачак. Аннары линейкада катнашачакбыз: башта ялгыз пилотаж күрсәтәчәкбез, самолет-ялгызак самолетның бөтен мөмкинлекләрен күрсәткәч, алга таба алты самолеттан торган төркем чыгыш ясаячак, ә аннан соң пар калачак, һәм ул чагында синхрон пилотаж күрсәтәчәкбез, – дип сөйләде «Стрижи» югары пилотаж авиация төркеме командиры Сергей Осяйкин. – Чыгышка килгәндә, безнең программаның һава шартларына бәйле рәвештә ике сценарие бар. Әгәр вертикаль фигураларны исән-имин башкарырга мөмкин булса, катлаулы югары пилотажның бөтен комплексын күрсәтербез, бүгенге көндә безнең группа аны булдыра ала: проходлар да, вертикаль фигуралар булып тезелеп, төрле стройда алты самолеттан торган элмәкләр дә, алга таба пар калачак. Болытлар булса, безнең вертикаль фигураларны башкарырга мөмкинлек булмаячак, аларны авыш килешкә алыштырачакбыз, әмма бу программа кызыксыз була дигән сүз түгел. Пилотажны без 200 метрдан да түбәнрәк булмаган биеклектә башкарачакбыз».

Моннан тыш, бәйрәмдә берничә берәмлек хәрби техника һәм хәтта «Формула-1» болиды да тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм программасында шулай ук балалар модель түгәрәкләре эше, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, мастер-класслар, шул исәптән парашют җыю, концерт программасы, Татарстан авиация сәнәгатенең аерым хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы, профориентация аллеясе эше, анда республиканың авиация сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәк һәм яшьләрне үз сафларына керергә чакырачак.

Моннан тыш, бу көнне Жуковның Казан югары танк орденнары Кызыл Байрак училищесы «РФ Хәрби көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!» дигән чираттагы мәгълүмати-агитация акциясен уздырачак, аның кысаларында училищеның Хәрби даны музеена барырга мөмкин булачак. Шулай ук танклар тәкъдим ителәчәк, заманча коралланган палаткалар, хәрби форма үрнәкләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткә сайлауның күчмә пунктлары булачак, дип хәбәр итте Кызыл Байрак училищесының хәрби-сәяси эше буенча рота командиры урынбасары майор Ринат Шәрипов.

Шул ук вакытта 7-нче августта Казансу елгасы акваториясендә һәм аның янындагы территориядә «Казан» гаилә үзәге янында аквабайк – фристайл фри, аквабайк HF – су өстеннән очыш, GP1 водометы белән такта буенча Россия кубогы узачак. Россиянең су-мотор спорты федерациясе вице-президенты, РФ су-мотор спорт төрләре буенча җыелма командасының баш тренеры Вячеслав Колотовкин ярышларны уздыру урыны бик уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Күп кенә күренекле спортчыларның ярышларда катнашуы көтелә: Россия беренчелегенә 50-гә якын бала тәкъдим ителгән, профессиональ класста – 120-дән артык кеше. Ярышларда катнашучылар географиясе бик зур – Иркутскидан Севастопольгә кадәр. Программа Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган.

«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге оештыра. Чаралар 15:00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылышы 16:00 сәгатькә билгеләнгән. Җәйге программа 18:00 сәгатьтә тәмамланачак, шуннан соң бәйрәм «Барбара бэнд» кавер-төркеме концерты белән дәвам итәчәк. Көн дәвамында бәйрәм мәйданчыгында шәһәрнең авиация предприятиеләре иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәм коронавирус инфекциясен профилактикалау чараларын үтәп узачак: керү 12 металлоискатель рамкасы аша, кунакларның термометрияләрен кулланып булачак, волонтерлар битлек таратачак, территориядә санитайзерлар урнаштырылачак. Алдан күрелмәгән хәлләр очрагында Республика катастрофа медицинасы үзәгенең медицина бригадасы кизү торачак, дип хәбәр итте «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры урынбасары Любовь Әхмәдиева.

Исегезгә төшерәбез, Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм үткәрелү сәбәпле, аз үлчәмле суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Тыю 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Казансу елгасы территориясендә Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәр гамәлдә булачак. Чикләүләр җилкәнле, йөреп кайту, спорт судноларын, байдаркаларны, гидроциклларны һәм ишкәк ишү көймәләрен куллануга кертелә.

Барлык яңалыклар