В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Роботлар эшләү буенча ярышлар Мәскәүдә узды, 2019 елда аларны Татарстан Республикасы кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанның "5Мегабайт" яшь робототехника командасы "Ике башкала турниры" категориясенең берсендә җиңү яулады. Роботлар эшләү буенча ярышлар Мәскәүдә узды, 2019 елда аларны Татарстан Республикасы кабул итәчәк.
22-23 декабрьдә Россия башкаласында Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Татарстан Республикасыннан 10-18 яшьлек 32 мәктәп укучыларын берләштергән робототехника турниры финалы узды. Командалар кешеләр урынына пироглар пешерә һәм сата, машиналар паркы ясый, төзелешләрдә булачак инженер коммуникацияләре линияләре буенча торбалар бүлеп бирә һәм археологларга табылган артефактларны өслектә урнаштырырга ярдәм итә торган роботлар эшләгән. Катнашучылар ике яшь төркемендә көч сынашты: 10-14 яшь һәм 14-18 яшь.
Шәхси зачетта Казан укучылары иң яхшы чыгыш ясады - "5Мегабайт" командасы "Раскопки" категориясендә җиңде. Татарстан җыелма командасы составында бөтен республика укучылары "Бишенче элемент" категориясендәге гомуми зачетта икенче урынны алды, "Нәтиҗәле коммуникация", "Уңышлы старт", "Команда рухы" һәм "Рациональ якын килү" номинацияләрендә җиңү яулады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы "Ике башкала турниры" кубогына ия булды, бу киләсе турнирны 2019 елның декабрендә үзендә кабул итү хокукы бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.