В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Команда «Ишегалды спорты» дивизионында беренче урынны яулады
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты рөхсәте
Турнир нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеге билгеләнде: көмеш медальләрне «Вектор» командасы яулады (Идел буе районы, 6 нчы гимназия), призерлар өчлеген «Бөркет» коллективы (Киров районы, 70 нче мәктәп) йомгаклады.
Шулай ук спортчыларның шәхси казанышларын билгеләп үттеләр. Турнирның иң яхшы уенчысы дип «Восток» җиңүче командасыннан Иван Грачев танылды. Иң яхшы капкачы призы Тимур Хаметовка («Бөркет») эләкте. Сакта тигезләр Кәрим Камаловка («Восток») булмады, ә һөҗүмчеләр арасында Артур Юнусов («Вектор») аерылып торды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мәртәбәле кунакларны җыйды. Балаларны җиңүләре белән «Халыкара балалар һәм яшьләргә ярдәм хәрәкәте»нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Елин, Казан хоккей федерациясе идарәсе рәисе Роман Соловьев, шулай ук «Боевые Барсы» командасы капитаны, махсус хәрби операциядә катнашучы Булат Җәләлеев котладылар.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын алка» легендар турнирының шәһәр этабы Казанда 10 февральдә башланды. Ачылу тантанасы «Ак Барс» стадионының хоккей тартмасында шәһәр мэры Илсур Метшин катнашында узды. Республика дәрәҗәсенә юлламалар өчен ике дивизионга – «Спорт» һәм «Ишегалды спорты»на бүленгән 24 мәктәп командасы көрәште.
Элегрәк «Спорт» дивизионында урта яшь төркеме егетләре арасында иң көчлеләр билгеләнде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 143 нче мәктәбеннән «Витязь» командасы җиңүче булды.