В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык җыелышта шәһәрлеләр ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). 15 нче апрельдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр белән «Безнең ишегалды» республика программасы командасының ачык очрашуы узачак.
Программа кураторлары программаның нинди принциплар буенча тормышка ашырылуы турында сөйләячәкләр, ә халык үз идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша алачак. Моннан тыш, җыелышта катнашучыларга төзекләндерү этаплары һәм төрләре, шулай ук эшләрнең барышын ничек күзәтеп торырга кирәклеге турында да мәгълүмат бирәчәкләр.
Очрашу 18:00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә уза. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, кичә шундый ук чара Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен узды. Программа командасы өчен бу икенче очрашу булды, аның нәтиҗәләре буенча белгечләр видеоотчет әзерләделәр. 7 нче апрельдә очрашу Совет районында яшәүче шәһәрлеләр белән булган иде.
Очрашулар турында тулырак мәгълүматны, шулай ук булачак чараларның вакытын һәм урынын программаның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында белергә мөмкин.