Җанатарлар өчен пуфлар белән чилл-зона, кикер уйнау мәйданчыгы, фотобудка һәм туңдырма белән фуд-трак әзерләнәчәк
Фото: Денис Гордийко
Уен программа буенча төзекләндерелгән Фучик урамындагы 133 нче йорт ишегалдында узачак. Башта барлык командалар турнир таблицасы буенча дүрт төркемгә, өчәр командага бүленәчәк. Киләсе этапка һәр төркемнән икешәр иң яхшы команда чыгачак, алар чыгарылуга уйнаячак. Өченче урын өчен матч аерым узачак, дип җиткерде оештыручылар.
Ике команда арасында төркем этабында бер уен – сигез минут, ә плей-оффта ун минут дәвам итә. Уен барышын судьялар күзәтәчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар, шулай ук уеннар партнерларыннан призлар белән бүләкләнәчәк. Беренче өч призлы урынны алган командалар сертификатлар алачак. Беренче урын өчен – 10 мең сумлык өч сертификат, икенче урын өчен – 5 мең сумлык өч сертификат, өченче урын өчен 3 мең сумлык өч сертификат уйнатылачак.
Турнирда катнашучылар һәм кунаклар өчен пуфлар белән чилл-зона, кикер уйнау өчен мәйданчык, фотобудка, туңдырма белән фуд-трак әзерләнәчәк, ә рәссам Стив Картон балалар белән бергә ишегалдындагы гаражларның берсенә рәсем төшерәчәк.
Уеннар 12:00 сәгатьтә башлана.