В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җыелма командасы гомумкоманда зачетында 9 медальгә ия булды
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Казан Башкарма комитеты җыелма командасы, башка муниципаль берәмлекләрнең 11 командасын узып, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында беренче урынны алды. Казан командасы исәбендә 9 медаль: 7 алтын, бер көмеш һәм бер бронза. Турнир финалы кичә Казанның Бадминтон үзәгендә узды.
Казан командасы 70 баллдан артыграк аерма белән Татарстанның Азнакай һәм Әлмәт районнары командаларын узып китте, 470 балл җыйды, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Башкарма комитет хезмәткәрләре шахмат, йөзү, җиңел атлетика, бильярд, мини-футбол, бадминтон һәм хатын-кызлар волейболында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы ел дәвамында уза. Хезмәткәрләр шулай ук өстәл теннисы, ир-атлар волейболы һәм чаңгы ярышларында көч сынашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең XII спартакиадасында да Казан командасы җиңгән иде. Ярышлар спортның тугыз төре: бильярд, мини-футбол, ир-атлар волейболы, пляж волейболы, җиңел атлетика, йөзү, шахмат, бадминтон һәм чаңгы ярышлары буенча узды.