Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2025, 10:46

Казан командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында җиңү яулады

Казанлылар әлеге ярышларда унөч тапкыр чемпион булды

Казан командасы муниципаль хезмәткәрләрнең республика күләмендә уздырыла торган Спартакиадасында унөч тапкыр җиңүче булды. Спартакиада республиканың 12 муниципаль берәмлеге арасында 10 дисциплина буенча уза. Казанлылар, җиде дисциплинада җиңеп, иң күп алтын медаль яулаучылар булды.

Спартакиада февральдә Казанда узган чаңгы ярышлары белән ачылган. Май аенда Әлмәттә хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узган. Әлеге ярышта Казан командасы беренче урынны яулаган. Бу елгы җиңү 2018 елдан соң беренче биек үр булып санала.

Ир-атлар арасында волейбол ярышлары Азнакайда узган, анда Казан җитәкчеләре көмеш медаль алган. Мамадышта узган өстәл теннисы ярышларында Казан өченче урында калган.

Татарстан башкаласы җыелма командасы Әлмәттә узган мини-футбол ярышларында җиңү яулаган. Казанда узган йөзү, шахмат, бадминтон, бильярд һәм җиңел атлетика ярышларында шулай ук 1 урын алынган.

Спартакиадада икенче урын Азнакай районы командасына, өченче урын Әлмәт командасына бирелгән.

Барлык яңалыклар