Республика җыелма командасына Казан, Әлмәт, Балтач, Яр Чаллы һәм Тәтештән 6 спортчы кергән.
Фото: Денис Гордийко
Турнир Самарада 14-19 нчы декабрьдә узачак. Ярышлар алдыннан спортчыларга уңышлар теләп ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев мөрәҗәгать итте. «Без командабызны җиңәргә җибәрәбез. «Хемәткә һәм оборонага әзер» комплексы кешегә үзен, сәламәтлеген тикшерергә мөмкинлек бирә. Аны болай гына башкарып булмый, моның өчен системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә кирәк», – диде ул һәм Татарстан җыелма командасына ярышларда яхшы көрәш күрсәтүләрен теләде. Моннан тыш, И.Садриев регламент буенча турнирда разрядлы спортчылар катнаша алмый, дип ассызыклады. Ул башка төбәкләрнең дә командалар туплауга намуслы якын килүенә һәм иң көчлеләр җиңәчәгенә өмет белдерде.
Бөтенроссия турнирында илнең 40 тан артык төбәгеннән командалар чыгыш ясаячак. Ярышлар программасына озынлыкка сикерү, кул көче белән җирдән күтәрелү, күтәрелү, гер күтәрү һәм яткан килеш гәүдәне күтәрү керде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Зур ышаныч белән барабыз. Көрәшәчәкбез, алда югары максатлар тора. Төп бурыч – Татарстанны лаеклы тәкъдим итү», – диде республика җыелма командасының бер вәкиле Андрей Модин.