Ярышлар Минскида узды
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казанның Яңа Савин районы 177 нче лицей командасы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының халыкара слет-конкурсында беренче урынны яулады. Минскида ярышлар 23-27 нче майда Казахстан, Белоруссия һәм Россия мәктәп укучылары арасында узды.
Слетта 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 68 укучы катнашты. Казанның Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конкурс модельләштерелгән юл шартларында узган. Командалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Халыкара конкурс программасының этаплары Россиянекеннән аерылып тора, шуңа күрә мәктәп укучыларына кабул итүче илнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен алдан өйрәнергә туры килгән. Җиңүчеләргә бүләкләр, медальләр, грамоталар һәм кубок тапшырылган.