В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлмәттә узган турнирда 9 команда катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Казан Башкарма комитетының җыелма командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында мини-футбол буенча ярышларда беренче урынны алды.
14-16-нчы ноябрьдә Әлмәттә узган турнирда 9 команда катнашты. Казан Башкарма комитеты командасы мини-футбол буенча ярышларда беренче ел гына җиңми.
Турнирның көмеш призеры - Әлмәт командасы, өченче урында – Чаллы җыелма командасы, дип хәбәр иттеләр Физкультура һәм спорт комитетында.