Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2022, 12:01

Казан Башкарма комитеты командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында унынчы тапкыр җиңүче булды

9 спорт төре буенча турнирларда 1,7 мең кеше көч сынашты.

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь, Юлия Летникова). Казан Башкарма комитеты командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында унынчы тапкыр җиңүче булды. Спортның 9 төрендә 1,7 мең катнашучы көч сынашты. Быел беренче тапкыр командалар бильярд буенча турнирда җиңү өчен көрәште. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Башкарма комитет командасы спартакиадада юктан гына катнашмый. Спорт безнең хезмәткәрләр өчен ихтыяҗ һәм шөгыльгә әйләнә. Ул сәламәт яшәү рәвешен күз алдында тота, шәһәр үсешенең өстенлекле юнәлеше булып тора, тонусны, энергияне һәм оешканлыкны сакларга, команда күнекмәләрен үстерергә булыша. Безнең эшебездә моннан башка булмый», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм җиңүгә катнашы булганнарны котлады. Ул шулай ук ярышларда бүлекчәләр хезмәткәрләре генә түгел, аларның җитәкчеләре дә катнашуын билгеләп үтте. «Бу икеләтә күңелле, һәм без моны хуплыйбыз», – дип өстәде Р.Гафаров.

Спартакиада март башында Бөгелмәдә узган чаңгы ярышлары белән башланып китте. Май аенда Азнакайда хатын-кызлар волейболы буенча турнирлар узды, анда Казан Башкарма комитеты командасы – көмеш, ир-атлар җыелмасы Яшел Үзәндә узган ярышларда алтын медаль яулады. Киләсе этап Әлмәттә мини-футбол ярышлары булды, анда Татарстан Республикасы башкаласы футболчылары турнирны бер дә җиңелмичә узды һәм җиңүче кубогын алды. Кукмарада муниципаль хезмәткәрләр өстәл теннисында көч сынаштылар. Казан Башкарма комитеты командасы икенче урынга ия булды.

Спартакиада җиңүчесен билгеләүдә йөзү, шахмат, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча ярышлар хәлиткеч роль уйнады. Турнирлар Казанда 7 нче һәм 8 нче декабрьдә узды. ТР башкаласының муниципаль хезмәткәрләре спортның барлык дүрт төрендә дә беренче урыннарны яуладылар. «Шулай итеп, шәһәр Башкарма комитеты командасы гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы җиңүчесе Кубогына унынчы тапкыр ия булды», - диде Л.Гарипов.

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы быел унынчы тапкыр узды. Катнашучылар 9 спорт төрендә чыгыш ясадылар: чаңгы ярышлары, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, йөзү һәм бильярд.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.12.2022
Видеорепортаж
12.12.2022 11:34
Казан Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында унынчы мәртәбә җиңүче булды
Барлык яңалыклар