Ярышлар бүген Зәйдә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казан Башкарма комитеты командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган чаңгы ярышларында беренче урын алды. Ярышлар бүген Зәйдә узды.
Команда данын Казан Башкарма комитеты эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Сәлахов, Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының баш белгече Раушания Фазыланова һәм Физик тәрбия һәм спорт комитетының баш белгече Динара Насыйбуллина яклады.
Шәхси беренчелектә Марат Сәлахов һәм Динара Насыйбуллина – «алтын», Ирек Мөхәммәтшин «көмеш» медаль яулады, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитеты.