Турнир 28-30 октябрьдә Буада узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казан Башкарма комитетының җыелма командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган волейбол буенча ярышларда алтынчы ел рәттән җиңү яулады.
Турнир 28-30 октябрьдә Буада узды. Анда 11 команда катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны – Казан командасы, икенче урынны – Азнакай командасы, өченче урынны Буа командасы алды, дип хәбәр итә Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты.