В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларның приз фонды 150 мең доллар тәшкил итә
Фото: ТР Спорт министрлыгы
Капитаны казанлы Ирек Ризаев булган Chain Crew командасы «Киләчәк уеннары»нда фиджитал-BMX буенча турнирда җиңү яулады. Ярышлар «УРАМ» экстрим-паркында узды.
Приз фонды 150 мең доллар булган ярышларда җиңү өчен 10 илдән 24 спортчы кергән сигез команда көрәште, дип хәбәр итә Татарстан спорт министрлыгы.
Фиджитал-BMX буенча турнирның һәр матчы 15 минуттан артык булмаган өч этаптан торган: цифрлы һәм ике физик («парк» һәм «стрит» мәйданчыклар).
Chain Crew командасы финалга чыты, 8:3 исәбе белән OG Rus коллективын җиңде. Break The Law командасына каршы уен шундый ук нәтиҗә белән тәмамланды.
«Безгә бәхет елмайды, чөнки суперкоманда җыелды. Уендагы баланслы трюклар өчен туганым Малик җаваплы, паркта – мин, ә стрит-өлештәге акылсыз фигураларны өченче туганыбыз Майкл Флэк ясый. Безнең җыелма команда – очраклылык. Составны без җыймадык, ә жирәбә салу аркылы сайландык!» – дип уртаклашты Ирек Ризаев.
Элегрәк «Киләчәк уеннары»нда фиджитал-баскетбол буенча турнирда Россиянең Liga Pro Team командасы җиңү яулавын җиткердек. Ул Американың R10 team USA коллективын 34:32 гомуми исәбе белән җиңде. Михаил Панченко, Шалва Шаташвили, Михаил Юдов һәм Владислав Мелешкин турнир чемпионнары булдылар.
«Киләчәк уеннары» Казанда 3 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда дөньяның 107 иленнән 2 меңнән артык кеше катнаша.