В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пилотлар KZN.RU порталына ни өчен турнирда катнашырга булулары, узышлар ничек узуы һәм чемпионлык сере нәрсәдә икәнлеге турында сөйләделәр.
Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы
Татарстан командасына ике пилот керә. Борис Гарифуллин картинг белән 20 елдан артык шөгыльләнә, ә ике ел элек пилот симрейсинг белән мавыга башлый. Команданың икенче катнашучысы симрейсер Михаил Стаценко булды, 2018 елда барлыкка килгән хоббие аның эшенә әйләнгән. 2020 елда халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Михаилны беренче профессиональ командага чакырганнар.
Ek-ALGA командасы әгъзалары әйтүенчә, «Фиджитал уеннар» турында оештыручылардан белгәннәр, алар пилотларны гибрид узышларда катнашырга чакырганнар. Егетләр өчен ярышлар яңа тәҗрибә туплау һәм башка командалар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булган.
«Фиджитал» терминын моңа кадәр безнең беребез дә ишетмәгән иде, гәрчә виртуаль һәм реаль спорт очрашкан ярышлар моңа кадәр үткәрелгән булса да. Мин үзем дә мондый ярышларда 2021 елда Мәскәүдә (Porsche Russia Simreal Cup) катнаштым, анда безнең команда җиңде», – дип искә ала Михаил Стаценко.
Борис Гарифуллин өчен Фиджитал Уеннарда катнашу катнаш ярышларда беренче тәҗрибә булган, һәм турнирның ничек узуын ул белмәгән: «Мин беренчеләрдән булып регламент сорадым, оештыручыларга күп сораулар бирдем, вакыт узу белән барысы да ачыкланды». Шуңа да карамастан, Борис команданың җиңүенә ышана иде: «Без өйдә, трасса картинг буенча ярышлардан ук таныш, икенче пилот тәҗрибәле. Җиңүгә ставка ясалды».
Ярышларга Михаил һәм Борис алдан ук әзерләнә башлаганнар. «Без турнирның иң мөһим өлеше – симрейсинг дип исәпләдек, нәкъ менә шунда дөрес эшләргә кирәк иде, шуңа күрә бергәләп симуляторда күнегүләр ясадык, – дип сөйли Борис. – Шулай ук картинг өчен трассада заезд детальләрен өйрәндек: пилотны алыштырганда картада безгә уңайлы булырмы-юкмы икәнлеген карадык, утыргычларның хәрәкәтен дә исәпкә алдык».
Команда үз тактикасын эшләгән: егетләр картингта беренче булып Борис барачак дигән карарга килгән, чөнки стартта хаталар җибәрмәскә кирәк була. Ярыштан соң Борис эстафетаны симрейсингта Михаилга тапшырган – анда ул үзен судагы балык кебек хис итә.
Картинг буенча ярышлар уздырылган трасса җиңел булмаган, әмма барлык сигез командада да пилотлар тәҗрибәле булган, шуңа күрә ярышларның нәтиҗәләрен симрейсинг хәл иткән. Борис һәм Михаил 21 секунд аермалык белән узышны оттылар – Ek-ALGA командасы көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады. «Безнең өчен команда балансы хәлиткеч фактор булды. Көндәшләрдән аермалы буларак, без ике дисциплинада да көчле идек. Ярышларда симуляторлар беренче планга чыкты, һәм анда күп кенә командалар оттырды: аларда көчле картингчылар составы бар иде, әмма цифрлы трасса буенча йөри белмәделәр», – дип искә ала Михаил.
«Ярышлардан алган тәэсирләр уңай гына. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды, трансляция алып барылды, тайминглар күрсәтелде, һәм, тулаем алганда, барысы да җентекләп уйланылган иде. Моннан тыш, катнашучыларның тәҗрибә алырга мөмкинлеге бар иде», – дип өстәде симрейсер.
Чемпионнарны беренче урын белән «Формула-1» узышчысы һәм «Ефәк юл – 2022» раллиенда җиңүче Никита Мазепин котлады. Ek-ALGA командасы 300 мең сумлык акчалата бүләк алды. Ике пилот та аларны техника һәм симрейсинг җиһазларына тотарга карар кылдылар.
Хәзер пилотлар узышларда катнашуларын дәвам итәләр, алар алга таба да популярлык казанган фиджитал узышларында үсәргә тели. Егетләр шулай ук 2024 елда «Киләчәк уеннары»нда чыгыш ясарга җыена. «Ярышлар шундый ук форматта булачак, әмма масштаблырак. Көчле составлар җыелачак, приз фонды артачак. Турнирда катнашасым килә», – дип билгеләп үтте Михаил.
Симрейсер фикеренчә, картинг һәм симуляторлар кушылган ярышлар катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә кызыклы. «Фиджитал-узышлар – киберспортның компьютер уеннары гына түгел, ә гамәли күнекмәләр алу мөмкинлеге булуына бер дәлил. Өстәвенә, картинг – симрейсерлар карьерасын үстерүнең логик дәвамы, «цифрлы» пилотларның үзләрен реаль трассада да күрсәтә алуын исбатлау мөмкинлеге», – дип саный Михаил.
Команда буенча үз иптәше белән Борис та килешә: «Уеннар симрейсинг һәм картингны берләштерүе, ә реаль пилотлар виртуаль узышчылар була алуы яхшы».
Исегезгә төшерәбез, Казан узган елның июлендә «Киләчәк уеннары»н үткәрү хокукы өчен ярышта җиңде. Масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште.
«Киләчәк уеннары» – 16 гибрид дисциплина буенча яңа ярышлар. Алар барысы да фиджитал концепциясен хуплый – спорт, киберспорт һәм VR/AR технологияләрен берләштерәләр. «Киләчәк уеннары»нда катнашырга дөньяның төрле илләреннән килгән профессиональ спортчылар һәм клублар чакырыла, алар фиджитал форматында көч сынашырга әзер, димәк, физик әзерлекне генә түгел, цифрдагы күнекмәләрне дә күрсәтергә тиеш.
Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Киләчәк уеннары» матбугат хезмәте