В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чемпионат барышында Казан динамочылары 67 очко җыйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 14-нче октябрьдә “Динамо-Казан” командасы, соңгы матчта Азов шәһәренең “Тана”сын 8:3 исәбе белән җиңеп, 16-нчы тапкыр чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Чемпионат барышында Казан динамочылары 67 очко җыйды. “Динамо-Электросталь” уенчылары, соңгы уенда Санкт-Петербургның җыелма командасын җиңүләренә (5:2) карамастан, татарстанлыларны куып җитә алмады һәм чемпионатны 64 очко белән 2-нче урында тәмамлады. Екатеринбургның “Динамо-Строитель” хоккей командасы бронза призерлары булды, дип хәбәр итә “Динамо-Казан” командасы матбугат хезмәте.