В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финал ярышларында 8 команда катнашты.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Кичә 70 нче мәктәпнең хоккей тартмасында яшь хоккейчылар арасында «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы финалы узды. Өлкән яшь төркемендә җиңүне шәһәрнең Киров районыннан «Беркет» командасы яулады.
Ярышта барлыгы 8 команда-финалист катнашты. Икенче урынны Авиатөзелеш районының «Юность» командасы алды, өченче урынга Идел буе районының «Дубрава» командасы лаек булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле статуэткалар, медальләр һәм команда кубоклары, дипломнар, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубыннан бүләкләр алды. Турнирның иң яхшы уенчыларына «ЗаряД» компаниясе кәшәкәләре тапшырылды, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, быел турнир 8 нче гыйнварда старт алды һәм 96 командадан 1900 дән артык яшь хоккейчыны берләштерде. Ярышлар гадәттәгечә ике дивизионда узды: «Спорт» һәм «Ишегалды спорты».