23 нче февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Рубенс, Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс эшләре күргәзмәсе ачыла.
Фото: Денис Гордийко
Килүчеләр Рубенсның ике шедевраль эскизын күрә алачак. Алар арасында танылган «Жизнь Марии Медичи» циклына әзерлек эшләренең берсе булган «Прибытие в Лион» бар. Бүген цикл Парижда Лувр тупланмасында саклана. Шулай ук шәһәрлеләр «Арка Геракла» эшен – инфант Фердинандның Антверпенга тантаналы рәвештә керүенә багышланган сериядән торган әсәрне дә күрә алачак. Моннан тыш, экспозицияне испан королева пары – Филипп IV һәм Елизавета Бурбонскаяның Рубенс остаханәсендә язылган парлы портретлары бизәячәк.
Күргәзмә экспонатлары арасында Антонис Ван Дейкның 1617 елда Рубенс остаханәсенә кергәннән соң иҗат ителгән «Апостол Петр» әсәре бар.
Якоб Йорданс эшләреннән күргәзмәгә килүчеләр Пауль де Вос белән бергә башкарылган «Повар у стола с дичью» әсәрен күрәчәкләр.
Рубенс, Ван Дейк һәм Йорданс шедеврлары аларның замандашларының төрле жанрларында эшләгән әсәрләре белән тулыландырылачак. Моннан тыш, экспозициядә XVII гасырда Фландрия тормышында зур роль уйнаган басма графика әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дә бар. Алар арасында танылган «История Константина» сериясеннән Рубенс картоннары буенча ике монументаль шпалер бар: «Трофеи Константина» һәм «Основание Константинополя», алар француз короле Людовик XIII заказы буенча эшләнгән.
Моннан тыш, күргәзмәдә Рубенс укучыларының берничә эше тәкъдим ителәчәк – алар Рубенс рәсемнәре буенча фил сөягеннән эшләнмәләр ясаган. Рәссам тупланмасына кайчандыр кергән дүрт гемма да тамашачыларга күрсәтеләчәк. (Гемма – глиптика әсәре, зәркән таш, гадәттә, түгәрәк яки оваль формада, эчендә сурәтләр кисеп ясала – ред.иск.).
Күргәзмәдә аерым зал күбесенчә кабинет сәнгате жанрында эшләгән осталарга багышланган. Алар арасында иң танылганы – Давид Тенирс Младший. Аның картиналарының Эрмитаждагы тупланмасы – дөньяда иң яхшыларның берсе. Күргәзмәдә шуларның иң яхшылардан саналган алты эш тәкъдим ителгән.
Концепциянең авторы һәм кураторы – Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа сынлы сәнгать бүлегенең фәнни хезмәткәре Алисә Мезенцева.
Күргәзмә 2022 елның 20 нче ноябренә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.