В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуңа да карамастан, халыктан шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда караучысыз калган этләрне тоту буенча кайнар линиягә килгән мөрәҗәгатьләр саны 25%-ка кимеде. Бу хакта бүген хайваннар өчен «Зооцентр» приютына матбугат туры барышында билгеле булды.
Күзәтүчесез этләрне аулауга мөрәҗәгатьләр кабул итү буенча бердәм линия июльдә эшли башлады, шуннан соң шәһәр халкыннан мөрәҗәгатьләр саны артты, әмма бүген алар инде үткән ел белән чагыштырганда азрак, дип билгеләп үтте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Кайнар линия эшли башлагач, гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 30%-ка арткан. Әмма көз көне шалтыратулар саны җәй белән чагыштырганда 25%- ка, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10%-ка кимегән. Бу шәһәр урамнарында хайваннар санының кимүе турында сөйли, – дип аңлата И.Гыйниятуллин. – Шулай ук өченче кварталда, беренче һәм икенче квартал белән чагыштырганда, шәһәр халкын этләр тешләү очраклары саны өчтән бергә кимеде».
Барлыгы быел Казанда хуҗасыз хайваннарны аулау һәм асрау буенча подрядчы булган «Зооцентр» тарафыннан 4379 эт тотылган. 3305 эт табигый яшәү тирәлегенә кайтарылган, 402 эт яңа хуҗаларына тапшырылган. Калган хайваннар приютта калган яки табигый сәбәпләр аркасында үлгән.
Исегезгә төшерәбез, хуҗасыз этләрне тоту өчен мөрәҗәгатьне шәһәр халкы +7(843)222-04-44 телефон номеры буенча теләсә кайсы вакытта җибәрә ала. Линия тәүлек әйләнәсе, ялларсыз эшли. Казанлылардан шалтыратуларны робот кабул итә. Тавыш сигналыннан соң ул шалтыратучыдан үзе белән таныштыруын һәм хуҗасыз хайванны кайда күргәнлеген җентекләп тасвирлауны үтенә. Кабул ителгән барлык хәбәрләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетына килә, шуннан соң махсус оешмага җибәрелә.
Казанда «Лапа дружбы» грант конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча йортсыз хайваннарга карата сакчыл карашның иң яхшы тәҗрибәләре ачыкланачак. Барлыгы 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр 23 грант бүлү планлаштырыла.