В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган елда табигатьне саклау кануннарын бозган өчен 8,3 млн сумнан артык штраф салынган.
2018 елда Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 1065 тикшерү үткәрелде, табигатьне саклау кануннарын бозуның 910 очрагы ачыкланды, административ хокук бозуларга бәйле 853 беркетмә төзелде. 8,3 млн сумнан артык штраф салынды. 13 млн сумнан артык суммага биш дәгъва белдерелде.
Узган елда рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарының саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 27% ка кимегән – 1203 урынына 879 чүплек.
Узган ел җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә барлыгы 566 хокук бозу очрагы ачыкланган. Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча 562 беркетмә төзелгән, штрафлар суммасы 5 млн сумга җитә.
2018 ел дәвамында һаваны пычратучы матдәләр концентрацияләренең рөхсәт ителгән чиктән 1708 тапкыр артуы теркәлгән. 33 хокук бозу очрагы ачыкланган, салынган штрафлар күләме бер миллион сумнан артык сумманы тәшкил иткән. Моннан тыш, Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау кануннарын бозган өчен биш предприятиенең эшчәнлеге туктатылды.
Казанда атмосфера һавасының төп пычратучылары – транспорт һәм сәнәгать предприятиеләре. Автотранспорттан һавага ташлана торган матдәләр ел саен гомуми пычратуның 70%, предприятиеләрдән – 30% тәшкил итә. Шуның белән бәйле рәвештә Үзәк территориаль идарә инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 2018 елның 15-нче июненнән 30-нчы сентябренә кадәрге чорда ел саен үткәрелә торган «Чиста һава» экологик операциясе кысаларында якынча 800 автомобильгә тикшерү үткәргәннәр, аларның 10% ы чүп чыгару нормативларына туры килмәгән.
Су саклау кануннарын үтәү юнәлешендә 2018 елда 120 беркетмә төзелгән, салынган штраф күләме 800 мең сумнан артып киткән. Хокук бозулар су саклау зоналарында автотранспорт чараларын кую һәм анда хәрәкәт итү, яр буе полосаларына ирекле үтеп керүне чикләү, чистартылмаган суларны су объектларына агызуга кагылышлы иде.
Җир ресурсларын һәм җир асты байлыкларын саклау өлкәсендәге тикшерү нәтиҗәләре буенча 52 юридик һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Төп хокук бозулар лицензия шартларын үтәмәү һәм төзелеш комын чыгаруга бәйле җир асты байлыкларыннан файдалануга туры килә.
Моннан тыш, узган ел Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан казанлыларның 4500гә якын мөрәҗәгате каралды. Нигездә халык калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар таләпләрнең үтәлмәве, атмосфера һавасының пычрануы һәм җирлек рельефына чистартылмаган суларның агызылуы турында хәбәр итте.